Путин военкоматларның эш системасын модернизацияләүне йөкләде
Россиядә хәрби комиссариатлар эшенең бөтен системасын, барлык ачыкланган хаталарны исәпкә алып, модернизацияләргә кирәк. Бу турыда РФ Президенты Владимир Путин Россия Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу белән очрашуда әйтте.
«Сез үзегез әйтеп үткәнчә, беренче этапта билгеле бер проблемалар, кыенлыклар булды. Бу котылгысыз иде, чөнки безнең илдә күптән мондый чаралар үткәрелмәде. Әмма шуңа да карамастан, кирәкле нәтиҗәләр ясарга, военкоматларның бөтен эш системасын модернизацияләргә кирәк», - диде дәүләт башлыгы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Шойгу Путинга өлешчә мобилизация уңышлы тәмамлануы турында хәбәр итте.