Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты Артур Камалиев вәкаләтеннән вакытыннан алда баш тартты
Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты Артур Камалиев башка эшкә күчү сәбәпле, вәкаләтеннән вакытыннан алда баш тартты. 2020 елдан Артур Камалиев Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе булды. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбрә итә.
«Сез бик актив депутат, сезнең яшьләр парламентындагы эшегез һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды. Һәм мин Сезнең алда яңа карьера перспективалары ачылуына бик шат. Яңа эш урынында уңышлар юлдаш булсын», - дип теләде район башлыгы Михаил Афанасьев.
Артур Камалеев Казан башкарма комитетына эшкә күчә.