Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2022

Татарстанда 2022 елда «Демография» илкүләм проектына 6,5 млрд сум юнәлдереләчәк

0

2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 6,5 миллиард сум тотылачак. Бу сумманың зур өлеше – 6,2 миллиард сумы – балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Балалар тәрбияләүче гаиләләрнең аерым категорияләренә айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.

Республикада балалы гаиләләргә дәүләт ярдәм чаралары федераль һәм төбәк бюджетлары исәбеннән күрсәтелә.

Федераль дәүләт ярдәме чаралары:

1. Ана капиталы. 2022 елның 9 ае эчендә 19 546 сертификат бирелгән. 2022 елның 1 февраленнән ана капиталы фактик инфляция дәрәҗәсендә 8,4 процентка индексацияләнде. Хәзер гаиләдә беренче бала тугач бирелә торган ана капиталы 524,5 мең сумны тәшкил итә.

2. Беренче бала тугач (уллыкка алынгач) айлык түләүләр. Быел 11,5 мең сум күләмендәге айлык түләүләрне 32 меңнән артык кеше алды.

3. Медицина күрсәтмәсе булган парлар, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай экстракорпораль аталандыру (ЭКО) технологияләреннән файдалана ала. 2022 елның 9 аенда шундый 1270 процедура үткәрелгән. 2022 елда лимит буенча барлыгы 1650 процедураны бушлай үткәрү каралган.

Балалы гаиләләргә республика дәүләт ярдәме чаралары:

1. Балалар бакчасына йөргән бала өчен ата-ана түләвенең бер өлешенә компенсацияне 144 508 кеше алды.

2. Беренче, өченче бала тугач, бер тапкыр каралган түләүне авыл җирендә даими яшәүче 1452 хатын-кыз алды.

3. Берьюлы туган өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 7 гаиләгә пособиеләр түләнә.

4. «Ана даны – Материнская слава» медале һәм «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән 11 гаилә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләккә ия булды.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019-2022 елларда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 11 990 урынга (шул исәптән 5 745 ясле урыны) 58 балалар бакчасы төзелгән. Быел илкүләм проект буенча Казанның Яңа Савин районында 220 урынга балалар бакчасы төзелеше башланган.

Илкүләм проектны тормышка ашырган еллар эчендә республикада 31 спорт объекты төзелгән һәм төзекләндерелгән. Алардан иң зур объектлар – Чаллыда Боз сарае һәм өсте ябулы йөзү бассейны, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Түбән Камада күнекмәләр үткәрелә торган футбол манежы, Кукмарада спорт залы, Казанда физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары.

Бүгенге көндә Алексеевск районында ясалма бозлы, өсте ябулы каток төзелеше тәмамланып килә. Аны ел азагында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Ел саен республиканың спорт учреждениеләре өчен яңа спорт җиһазлары, инвентарь һәм спортчыларга экипировка сатып алына.

Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. «Демография» илкүләм проектының төп бурычлары – гаиләләрнең, беренче чиратта, балалар тәрбияләүче гаиләләрнең иминлеген кайгырту; туучылар санын арттыру, халыкның үлем-китемен киметү; өлкән яшьтәгеләрнең сәламәт һәм актив гомер озынлыгын арттыру.





Губернаторы России
Москва

Собянин: В центре «Профессии будущего» обучают 75 востребованным специальностям





Москва

Собянин: Уникальные сервисы в центре "Профессии будущего" упрощают поиск работы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр Москвы рассказал про сервисы в центре "Профессии будущего"



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Кристина Орбакайте

Орбакайте в свой день рождения попросила Бога о защите от зла




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

"Спартак" и "Оренбург" сыграли вничью в заключительном матче РПЛ

Футболист Тарасов показал средний палец водителю автобуса в Москве

«Милан» сыграл вничью с «Салернитаной» в Серии А


ATP

Котов проиграл Бублику в четвертьфинале турнира ATP в Лионе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

МИД: РФ считает невозможным прекращение действия Конвенции ООН по Арктике



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России