Самарада татар кәләше милләтара гаилә конкурсында катнаша
30 октябрьдә Самара өлкәсендә «Самара губерниясенең иң яхшы кәләше» милләтара гаилә конкурсының финалы була. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.
Бәйгедә татар кәләшен балалар бакчасы тәрбиячесе, «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият татар ансамбле хореографы Гөлнәзирә Нурулина тәкъдим итә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Конкурсны Самара өлкәсе хакимияте, «Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт казна учреждениесе ярдәмендә «Ак жол» казах милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.