Самара өлкәсенең Денис авылы зиратында өмә үткәргәннәр
Самара өлкәсенең Денис авылында зират территориясен җыештыру өчен күмәк өмә оештырганнар. Ул көзге санитар-экологик чистарту айлыгы кысаларында үткәрелде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Авыл кешеләре көче белән зур эш башкарылган. Корыган агачларны кискәннәр, зират территориясен һәм аның тирәсен чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән чистартканнар.
«Җирлек администрациясе изге эштә актив катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерә», - диелгән хәбәрдә.