Азнакайда Комсомолның туган көнен билгеләп уздылар
Азнакайда төбәкне өйрәнү музеенда Комсомолның туган көнен билгеләп үттеләр.
Җирле техникум студентлары белән очрашуга ВЛКСМ сафларында эшләгән ветераннар килде. Алар яшьлек еллары истәлекләре белән уртаклашты. Бу турыда «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
«Иң күңелле, онытылмаслык чорлар. Комсомолда соң да без җаваплы урыннарда эшләп, хәзер дә бер-беребез белән аралашып яшибез», - ди алар.