Путин транспорт хезмәткәрләренә: Миллионлаган россиялеләрнең тормыш сыйфаты сезгә бәйле
Россия Президенты Владимир Путин автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
«Бүген без төрле белгечлекләр – машина йөртүчеләрне һәм ремонтлаучыларны, инженерларны һәм конструкторларны, профильле предприятие һәм оешма хезмәткәрләрен – илебезнең автотранспорт комплексында хезмәт куючыларны хөрмәтлибез, алар эшләрен бик яхшы белә һәм үз һөнәрләре белән горурлана», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.
Путин ассызыклаганча, әлеге кешеләрнең эшенә, аларның компетентлыгына һәм фидакярлегенә төбәкара һәм халыкара элемтәләрне ныгыту, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүне үстерү, шулай ук миллионлаган россиялеләрнең тормыш сыйфаты бәйле.
Ул искәрткәнчә, хәзер чылбырның барлык буыны хезмәткәрләре алдында җитди бурычлар тора, шул исәптән инфраструктураны модернизацияләү, хезмәт күрсәтү базарын киңәйтү, шулай ук йөк ташуның экологик яктан чиста һәм имин булуы. Моннан тыш, тармакның яшь һәм квалификацияле белгечләр белән тулылануы мөһим.