Казанда Идел елгасында көймә әйләнеп капланган, балыкчы батып үлгән
Казанда Идел елгасында көймә әйләнеп капланган. «Островок» бакчачылык ширкәте янында ир-ат батуы турында хәбәр буген кич килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.
46 яшьлек балыкчыны ярдан ике метр ераклыкта тапканнар. Шаһитлар ирнең мәетен ярга чыгарган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Әлеге хәлнең шартлары ачыклана.