Мамадышта киберспортны халыкара дәрәҗәгә чыгару өчен барлык шартлар да тудырылган
Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Мамадышта булып китте.
Ул шәһәрдәге Яшьләр үзәге белән танышты, яшьләр шөгыльләнә торган бүлмәләрне һәм остаханәләрне карады. Һәр юнәлеш буенча үз тәкъдимен дә әйтте. Бу турыда «Нократ» газетасы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, иң перспективалы юнәлешләрнең берсе – киберспорт. «Мамадыш Яшьләр үзәгендә әлеге юнәлешне үстерү һәм халыкара дәрәҗәгә чыгу өчен барлык шартлар да тудырылган», – диде Тимур Сөләйманов.
Министр үзәкнең актлар залында 16-35 яшьлек шәһәрлеләр белән очрашу да үткәрде. Анда район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.