Лаеш районыннан мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең кызы балалар бакчасына урнаштырылды
Лаеш районының Столбище авылында яшәүче Алла Жвакина – өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәр хатыны үз шатлыгы белән уртаклашты. Аның өч яшьлек кызын Столбищеның «Әкият» балалар бакчасына алганнар.
Ире мобилизацияләнгәч Алла Жвакина ике кызы белән кала. Аңа балаларны кайгырту һәм тәрбияләү буенча бар җаваплылыкны үзенә алырга туры киләчәк. Шуңа ул кызларын балалар бакчасына урнаштырырга теләк белдерә. Бу турыда «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Балага җирле балалар бакчасында урын бирелгән. Алар ире белән моңа бик тә сөенә һәм ярдәм өчен район хакимиятенә һәм Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәләр.
Хәзер мобилизацияләнгән ирләрнең гаиләләренә һәм балаларына барлык кирәкле ярдәм урыннарда җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелә.