Казан консерваториясе педагогы, җырчы Сөмбел Кыямова халыкара конкурста җиңү яулаган
Мәскәүдә Наталья Шпиллер исемендәге «Шедевры русской музыки» lX Халыкара конкурсында җырчы Сөмбел Кыямова беренче премия лауреаты исеменә лаек булды. «Татар кызының мәртәбәле халыкара конкурста җиңүенә горурланабыз. Әлеге җиңү профессиональ музыканы үстерүдә, Татарстанны танытуда зур адым», дип хәбәр итә «Идел» яшьләр журналы.
«Безнең Казан консерваториясе бик талантлы вокалистлар әзерли. Җырчыларга үзләрен һәрдаим формада тоту өчен нәкъ менә мондый проектларда үз көчеңне сынап торырга кирәк», – дигән Казан дәүләт консерваториясенең педагогы һәм җырчы Сөмбел Кыямова.
«Студент чагымда конкурсның студентлар категориясендә җиңгән идем. Хәзер инде педагог-вокалист буларак беренче урынга лаек, дип табылу - миңа зур шатлык», - ди ул.
Талантлы вокалистларны барлый, рус классикасын югары дәрәҗәдә башкаручыларны үзенә җыя торган проект быел тугызынчы тапкыр оештырылган.
Халыкара конкурсның жюри рәисе - Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры Михаил Агин. Мәскәүдә узган конкурсның жюри төркемендә Казаннан Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллина да эшләгән.
«Шедевры русской музыки» конкурсында төрле илләрдән килгән 145ләп вокалист катнашкан. Шулай ук, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары да үз көчен сынап караган.