«Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына бәйге игълан ителде
2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган иң яхшы сынлы композиция проектына ачык иҗади конкурс үткәрә.
Сынлы композициясен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы янындагы Кремль яры ягыннан урнаштыру планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Бәйгенең максаты – Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган сынлы композициясе образын концептуаль хәл итүне билгеләү. Бурычлары – сынлы композициясенең эскиз проектын эшләү; сынлы композиция төзүнең оптималь күләмнәрен һәм смета бәясен билгеләү.
Конкурста Россия Федерациясе гражданнары һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче профессиональ эшләүче сынчылар һәм архитекторлар катнаша ала. Конкурста бер автор да, авторлар коллективы да катнаша ала.
- Бәйге нигезләмәсе һәм гаризаны тапшыру тәртибе белән Мәдәният министрлыгы сайтында танышып була.