Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән солдатларга ярдәм җибәрү өчен 6 млн сум акча җыелган
Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә. 31 октябрьгә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 6 079 618, 53 сум акча тупланды.
Җыела торган акчалар махсус хәрбия операция кырларына Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык һәм киемнәр озатып җибәрүгә тотылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы вакытта иң саллы өлешне кертүчеләр рәтендә Яшел үзән, Аксубай, Чүпрәле районы мөселманнарын әйтеп үтәргә мөмкин. Яшел үзән мөхтәсибәте «Зәкят» фондының исәп-хисап счетына 333 000 сум акча күчерде, ә Аксубайдан исә имам-мөхтәсиб Равил хәзрәт Зөфәров якташ мөселманнары, имамнар, мөгаллимнәр исеменнән 250 000 сум акчаны, шулай ук 10 кг бал, сабын, теш пасталары китереп тапшырды. Аксубайда акча җыюда районның 28 мәчете катнашты, мәхәлләләр үз хәлләреннән килгәнчә өлешләрен керттеләр. Чүпрәле районы мөселманнарыннан 202 000 сум килеп иреште.
Әлеге мөхтәсибәтләр белән беррәттән, ярдәмнәр Биектау (60 500 сум), Мамадыш (130 000 сум, 114 пар оекбаш, 5 пар перчатка, 7 пар бияләй, 7 пар термокием, җылы күлмәк, кофта, сөлге, сабын), Мөслим (110 000 сум), Бөгелмә (5 пар җылы носки, 3 кг бал) мөхтәсибәтләреннән дә килеп иреште. Кама Тамагы, моңа кадәр бирелгән акчаларга өстәп, 27 000 сум, теркокиемнәр, оекбашлар, бинтлар тапшырды.
Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара. Реквизитлар Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.