Махсус операциядә һәлак булган Аксубай егете истәлегенә мемориаль такта ачылды
Аксубайның 3нче мәктәбе янында диңгез пехотасы өлкән матросы Руслан Садыйков истәлегенә мемориаль такта ачуга багышланган митинг булды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге әһәмиятле вакыйгага мәктәп коллективы, ата-аналар, җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Бу вакыйгаларны йөрәкләренә якын кабул иткән балалар да, өлкәннәр дә күз яшьләрен тыеп кала алмады. Митингта катнашучыларга район башлыгы Камил Гыйльманов мөрәҗәгать итте.
«Руслан Садыйков Ватанны саклап беренче сафка баскан хәрбиләрдән иде. Руслан – өченче мәктәп горурлыгы. Бу мәктәптә белем алган аның энекәше, башка укучылар аңа тиңләшергә тырыша. Уллары өчен әти-әнисенә рәхмәт. Сез аның белән горурлана аласыз. Без киләчәктә дә яшь буынны Руслан Садыйков кебек кешеләр үрнәгендә тәрбияләү өчен эшләячәкбез», – диде ул
«Кичергән хисләрне, сызлануларны белдерү өчен сүзләр табып булмый. Руслан Садыйков күптән түгел генә безнең мәктәптә укыды, уңышларга иреште. Ә бүген ул безнең арада юк. Русланның батырлыгы барлык буыннар өчен каһарманлык үрнәге булып торачак, без аның турында онытмаячакбыз. Истәлек тактасын ачып, без аның җирдәге тынычлык хакына кылган батырлыгы алдында түбәнчелек белән баш иябез», – Аксубайның 3нче урта мәктәбе директоры Җәмилә Вәлиева.
«Улыбызны хәтерләүчеләргә, әлеге чараны оештырган өчен бик зур рәхмәт», – дип митингта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәлак булган сугышчының әнисе Евгения Юрьевна.