Рөстәм Миңнеханов Акдус алабае белән саф һавада йөргәндә төшерелгән фотоны күрсәтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алабай токымлы эте – Акдусның фотографиясен күрсәтте. Татарстан Республикасы җитәкчесе күптәннән мондый фото белән бүлешмәвен һәм вакыт җитмәвен билгеләп үткән.
«Акдусның фотосын күптән куйганым юк. Бергәләшеп сирәк йөреп була – эш күп», – диелә телеграм-каналындагы хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, ТР Президенты яраткан йорт хайванының фотосурәтен соңгы тапкыр быел август аенда күрсәткән иде.
Исегезгә төшерәбез, Акдусны Рөстәм Миңнехановка Төркмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде.
Фото: © ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан