Апас районы Багыш авылы егете генерал-майор хәрби дәрәҗәсенә лаек булды
Апас районы Багыш авылы егете Рамил Ибәтуллин Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә генерал-майор хәрби дәрәҗәсенә лаек булды.
Батырлык, кыюлык үрнәге булган, хезмәт дәрәҗәләренә, уңышларга ирешкән ир-атның әти-әнисе Багыш авылында яши. Район башлыгы Айрат Җиһаншин батыр ул үстергән гаилә белән очрашты. Минзилә һәм Рәхмәтулла Ибәтуллиннарга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итә.
«Батыр ул үстергәнегез өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Һәркемгә үрнәк булырлык егетләребез белән горурланабыз. Дөрес тәрбия биргәнсез, Ватанны, хезмәтне сөяргә өйрәткәнсез. Бала – әти-үрнәгендә үсә. РФ Кораллы көчләрендә командир урынбасары булып эшләүче якташыбызны генерал-майор исеме бирелү белән котлыйбыз. Аның хәрби хезмәт юлы күпләргә үрнәк», - диде җитәкче.
Рамил Рәхмәтулла улы Ибәтуллин Казан югары хәрби танк училищесын, аннары М.В.Фрунзе исемендәге гомуми Хәрби академияне һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы академиясен тәмамлаган. Аңа барлык хәрби вазифалар таныш. Взвод командирыннан тау мотоукчылар бригадасы командирына кадәр вазифаларны эзлекле үткән. Хезмәт Урал, Идел буе, Себер төбәкләрендә, шулай ук Россиянең Көньягында уза.
Батырлык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медале, Суворов медале, шулай ук Саклану министрлыгы бүләкләренә ия булган.