Миңнеханов: Ел саен безнең узышчылар югары дәрәҗәдә оста булуларын күрсәтә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты. Тантанада Татарстан Автоспорт федерациясе әзерләгән бу чордагы уңышлар турында фильм күрсәтелде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ел саен безнең узышчылар югары дәрәҗәдә оста булуларын күрсәтә, ә клублар ышанычлы югары технологияле спорт техникасы әзерли. Һәр спорт сезоны тизлеге һәм көрәш кызулыгы буенча уникаль - спортчылар иң яхшы секундларны күрсәтергә омтыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада көчле көндәшлек - гамәлдәге чемпионнар үз позицияләрен бирми, әмма шул ук вакытта беренче булырга омтылган талантлы һәм кыю спортчылар үсеп килә, диде ул.
«Узган сезонда җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләп үтәсем килә: Дмитрий Брагин, Тимур Богуславский, Рәис Миңнеханов, Олег Жаворонков, Рөстәм Фәтхетдинов, Евгений Ушмаев, Рәдис Хашимов һәм, әлбәттә инде, ел саен узышларга югары дәрәҗә әзерлек күрсәтә торган «КАМАЗ-мастер» командасы», - диде республика җитәкчесе.
Татарстан Президенты сүзләренчә, узган ел яңа тәҗрибә - фиджитал-узышлар да бүләк итте.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт бүләкләрен - «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр тапшырды.