Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә күп функцияле үзәк офисларының эш тәртибе үзгәрә
Алда торган бәйрәм көннәренә бәйле рәвештә, Татарстанда күп функцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрә. Әйтик, 1-8 гыйнварда күп функцияле үзәк офислары ял итәчәк, 31 декабрьдә исә эш көне 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Күп функцияле үзәкләр киләсе елдан халыкны 9 гыйнварда кабул итә башлаячак, диелә «Минем документлар» сайтында.