Алексей Песошин Алексеевск районында яңа фатир ачкычлары тапшырды һәм боз сараен ачты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген республиканың Алексеевск районында эшлекле сәфәрдә булды. Анда ул яңа йортка күчүчеләргә фатир ачкычларын тапшырды, яңа боз сараен ачты һәм Бадминтон үзәге нигезенә таш салуда катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Республика Хөкүмәте җитәкчесен Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озатып йөрде. Килүгә үк Премьер төзелеп килүче Бадминтон үзәге нигезенә символик таш салу тантанасында катнашты.
Алексей Песошин үз чыгышында мондый спорт объектларын төзү программасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов старт биргәнен искәртте. Бу спорт төре иң актив үсеш алган районнарда барлыгы тугыз Бадминтон үзәге төзү күздә тотыла.
Моннан тыш, Песошин дүрт катлы торак йортта фатир ачкычлары тапшыру тантанасында да катнашты. Ул шулай ук төзелеш компаниясе вәкилләренә Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Алексей Песошин «Алекс Арена» боз сараен ачу тантанасында булды. Биредә тимераякта шуучылар чыгышлары, шулай ук Алексеевск һәм Әлки районнарының хоккей командалары уеннары узды.
ТР Премьер-министры кыска срокларда мондый проектларны сыйфатлы итеп башкарып чыккан төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул боз аренасының «Демография» илкүләм проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проектына (башка илкүләм проектлар кебек үк РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән) кертелүен искәртте.
Песошин Татарстанда заманча спорт инфраструктурасын булдыру буенча системалы эш алып барылуын һәм бу сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга һәм республиканың күп кенә кешеләренә спорт белән актив шөгыльләнергә мөмкинлек бирүен искәртте. Алексеевск районында яңа арена төбәктә ул илленче боз сарае булып ачылды.
Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы шулай ук барысына да яңа спорт җиңүләре, сәламәтлек һәм иминлек теләде.