Узган тәүлектә Татарстанда 61 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 61 яңа очрагы расланган. 12 пациент хастаханәгә китерелгән.
72 кеше Covid-19 инфекциясеннән терелгән, бу чирдән яңа үлем очраклары ачыкланмаган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Искәртик, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүен дәвам итә. Шулай итеп, кичә республикада 66 кешенең ковид йоктыруы теркәлгән булган.
Узган тәүлектә Россиядә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 5038 очрагы теркәлгән, 5283 кеше бу чирдән терелгән. Ковид йоктырган 470 кеше хастаханәгә китерелгән, ә 50 кеше шул чирдән үлгән.