Татарстан Президенты янгын сүндерүчеләргә һәм Әгерҗе районы башлыгына рәхмәт белдерде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың җиде кешесен бүләкләде. Аларның алтысына Татарстан Республикасы җитәкчесенең рәхмәте белдерелде, берсе «Дуслык» орденына лаек булды. Документлар Татарстан Республикасы Президенты сайтында урнаштырылган.
Хезмәт ветераны Илфар Яхин «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Ул республиканың нефть химиясе сәнәгате үсешенә керткән өлеше өчен билгеләп үтелде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы җитәкчесе Роспотребнадзорның республика идарәсе хезмәткәрләренә – юридик тәэмин итү бүлегенең баш белгеч-эксперты Диләрә Гыйматдиновага һәм җитәкче ярдәмчесе Регина Мөхәммәдиевага; янгын сүндерүчеләргә – РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең 15нче янгын-коткару отрядының 55нче янгын сүндерү-коткару часте командиры Ринат Гафаровка һәм 11нче янгын-коткару отрядының 88нче янгын сүндерү-коткару часте командиры Илдар Хаҗаевка рәхмәт белдерде.
Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт сатып алулары буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Алеся Мозалевская һәм Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиевкә рәхмәт белдерелде.