Рөстәм Миңнеханов дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгы коллегиясенә катнашты
Татарстанда Цифрлаштыру елы буларак расланган 2022 елда зур эш башкарылды: кадрлар әзерләү, республика ведомстволарының матди-техник торышын тәэмин итү һәм барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Чынлыкта Татарстанда Цифрлаштыру елында зур эш башкарылды, ул – кадрлар әзерләү дә, бездә һәр министрлыкта, һәр муниципалитетта укулар узды. Без һәр ведомствоны цифрлаштыру, матди-техник торышка керттек», – диде Татарстан Президенты.
Әйтик, 2022 елдагы иң мөһим казанышларның берсе – Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк ачылу булды. Моннан тыш, Президент Россиянең иң яшь шәһәре — Иннополисның тармак үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
«Бездә, минем фикеремчә, федераль әһәмияткә ия булган Иннополис бар, һәм Россия Федерациясе ярдәме белән безнең шәһәр университетын киңәйтү мөмкинлегебез бар. Ягъни, механизм эшләп китте һәм аңа һичшиксез ярдәм күрсәтергә кирәк», – дип өстәде Миңнеханов.
Президент шулай ук Татарстанның ИТ-компанияләренә федераль һәм региональ ярдәм кирәген билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бер яктан хәзер авыррак, икенче яктан – барлык базарлар да ачылды.
Ул шулай ук муниципаль дәрәҗәдә ИТ юнәлешне үстерү мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, муниципалитетларның цифрлаштыру һәм хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү тәҗрибәсен үзләштерүе мөһим.
«Ләкин иң мөһиме – кешеләр. Бүген КФУда булдык һәм ИТ тармакта күп эшләнмәләр күрдек. Боларның барысын да системалаштырырга кирәк, һәм реаль нәтиҗәләр барлыкка киләчәк. Һәр югары уку йорты буенча мөмкинлекләрне киңәйтергә кирәк», – диде Татарстан Президенты.
Ул ИТ-өлкәнең «Имин шәһәр» проектына керткән өлешен аерым искәртеп узды. Аның сүзләренчә, Татарстанда уңай вәзгыять республикада гамәлгә кертелгән платформаларга күп нәрсәдә бурычлы.
«Бүген без казанышларыбыз һәм уңышларыбыз турында сөйләшә торган көн», – дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов. Аннары ул ИТ, элемтә һәм цифрлы үсеш тармагы хезмәткәрләрен бүләкләүгә кереште.