Белгечләр Төркиядә җир тетрәүдән килгән зыянны 4 миллиард доллар дип бәяләгән
Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәүләрдән килгән зыян якынча 4 млрд доллар дип бәяләнә. РИА Новости Fitch Ratings Халыкара рейтинг агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән шул хакта хәбәр итә. Бу әлегә соңгы мәгълүмат түгел, соңгы сумма күбрәк булырга мөмкин, ди аналитиклар.
Билгеләп үтелгәнчә, әлегә икътисади югалтуларны төгәл бәяләү кыен, чөнки вазгыять даими үзгәреп тора. Әмма алар, ким дигәндә, бу күрсәткечне арттырырга мөмкин.
«Әмма зыянны иминият буенча каплау күләме күпкә түбәнрәк булачак, бәлки, 1 миллиард доллар тирәсе түләнер. Чөнки зыян килгән төбәкләрдә иминиятләштерү күрсәткече түбән», - дип белдерә экспертлар.
Иминияләштерүчеләргә килгән зыянның күпчелеге капланачак, әмма бу сумма аз булачак.
Искәртик, соңгы мәгълүматлар буенча Төркиядә җир тетрәү вакытында 14 меңнән артык кеше һәлак булган. Татарстан зыян күрүчеләргә ярдәмгә бер тәүлектә 157 мең сум җыйган, дип хәбәр ителгән иде.