Мәскәү татарлары җир тетрәүләрдә зыян күргән кешеләргә ярдәм җыя башлады
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү вакытында зыян күргән кешеләргә ярдәм җыю пункты ачылды. 14 февральгә кадәр беренче чиратта кирәкле әйберләрне тапшырырга мөмкин, аннары алар бу илләрнең илчелегенә җибәреләчәк.
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә хәбәр итүләренчә, көчле табигый катаклизмнан соң күп кенә кеше акчасыз һәм йортсыз калган. Зыян күрүчеләр өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр исемлегенә җылы юрган һәм кием, җылыткыч, заряд җайланмалары (пауэрбанклар), термос, палатка һәм йокы капчыклары керә.
Зыян күрүчеләр өчен ярдәм Мәскәү шәһәре, Кече Татар тыкрыгы, 8 йорт адресы буенча сак пунктында кабул ителәчәк. Ул көн саен 10.00-20.00 сәгатьләрдә эшли, диелә хәбәрдә.