Казанда Махсус Олимпиаданы оештыру һәм уздыру өчен Татарстан Хөкүмәтен бүләкләделәр
Санкт-Петербургта «Балтийский дом» театр-фестивалендә адаптив физик культура өлкәсендә 2022 елга йомгак ясалган. Оештыру комитеты Татарстан Республикасы Хөкүмәтен бүләкләгән. Бүләкне Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин кабул итеп алган.
«Оештыру комитеты Татарстан Хөкүмәтен Казан шәһәрендәге Махсус Олимпиаданы оештыру һәм уздыруга бәяләп бетергесез өлеше, спортчылар өчен уңай мохит тудыру уңаеннан бүләкләде. Чараны оештыручыларга республика командасы исеменнән башкарылган эшне югары бәяләгән өчен рәхмәт белдердем», - диде Ренат Вәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Чара кысаларында 2022 елда Паралимпиячеләрнең җәйге Уеннарында югары спорт нәтиҗәләре күрсәткән Санкт-Петербург спортчыларын һәм тренерларын хөрмәтләгәннәр. Шулай ук чарада Казанда үткәрелгән «Махсус Олимпиада – 2023» Бердәм уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар катнашкан.
«Казанда оештырылган Бердәм Уеннар (United Games) - Россиядә Махсус Олимпиада программасы кысаларында иң зур ярышлар. Спорт ярышларында Россиянең 59 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 2154 спортчы, делегация әгъзасы катнашты. Татарстан Республикасы киләчәктә дә мондый дәрәҗәдәге турнирларны үткәрә ала, республикада спорт инфраструктурасы бар», - дип билгеләп үтте даими вәкил.
Махсус Олимпия һәм Паралимпия хәрәкәтенең актив эшлеклеләре мактаулы бүләкләр алган. Аларга «Намус һәм мәрхәмәтлелек» Махсус Олимпия Ордены һәм Махсус Олимпия Орденының «Намус һәм мәрхәмәтлелек» алтын медале тапшырылган.