Володин Россиядән киткән авырлы хатыннарга ана капиталы түләү турында уйланырга чакыра
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин гражданлык алу өчен башка илләргә бала табарга киткән һәм шунда калган хатын-кызларга ана капиталы түләүне дәвам итүнең ни дәрәҗәдә дөрес булуы хакында уйланырга тәкъдим итте. Ул, телеграм-каналда шул хакта сораштыру урнаштырып, россиялеләрне әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен белдерергә чакырды.
2022 елда Россиядә 25 меңнән артык хатын-кыз гражданлык алу өчен Аргентина, АКШ һ.б. илләргә бала табарга киткән, дип белдерде Володин.
«Шул ук вакытта, хәтта чит илдә калып та, ана капиталын һәм ташламаларны Россиядә рәсмиләштерәләр. Аларның безнең илгә карата шундый мөнәсәбәте дөресме?» - дигән сорау бирә Дәүләт Думасы спикеры.
Әлеге язма әзерләнгәндә, россиялеләрнең 86 проценты тискәре тавыш биргән, ә 7 проценты илдән киткән хатын-кызларга ана капиталын түләү дөрес дип саный. Тагын 7 проценты безгә «барыбер» дип белдергән.
Искәртеп узабыз, быел ана капиталы күләме беренче бала өчен – 589,5 мең, икенче балага 779 мең сум булачак. Әгәр ата-аналар беренче бала өчен ана капиталын инде алган булса, икенчесенә аның күләме 189,5 мең сум тәшкил итәчәк.