Уфада халык шагыйре Флорид Бүләковның истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була
22 февральдә Уфада Башкортстанның халык язучысы, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флорид Бүләковка мемориаль такта ачу тантанасы була.
Флорид Бүләков пьесалары Россиянең һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләренең 150 театрында уңышлы куелган.
Россиянең дистәләрчә театры, шулай ук Башкортстан драма театры Флорид Бүләковның «Бибинур, ах, Бибинур!», «Яратасыңмы — яратмыйсыңмы?», «Онытылган дога» һ.б. пьесаларын куйды һәм куюларын дәвам итә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Флорид Бүләков иҗаты Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры тарихында зур роль уйнады. Ул М.Гафури исемендәге Башкортстан академия драма театрының дусты гына түгел, ул аның фикердәше, көрәштәше һәм театр аның белән бәһасез спектакльләрен куйды. Театрның иң кыю, ялкынлы, дәртле һәм чын сәнгать әсәрләре аның исеме белән бәйле, диелә хәбәрдә.
1995 елда режиссер Рифкать Исрафилов, рәссам Тан Еникиев һәм актер Олег Ханов белән бергә «Бибинур, ах, Бибинур» спектакле өчен Россия Федерациясе Дәүләт премиясенә лаек була.