Җәмгыять белеменнән Бердәм дәүләт имтиханы иң популяр булып кала бирә
Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Мозаев 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен нинди фәннәрне сайлавы турында сөйләде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Россия мәгарифе» федераль порталы материалларына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.
Мозаев хәбәр иткәнчә, җәмгыять белеме сайлау буенча иң популяр предмет булып кала – аны чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми саныннан 46 проценты тапшырырга җыена.
Популярлык буенча икенче урынга информатика чыкты, БДИда катнашучыларның 20 проценты шул фәннән имтихан тапшырырга планлаштыра.
«Яшьләрнең бу фән белән кызыксынуы - соңгы еллар тенденциясе. Быел без гариза бирүчеләр саны тагын 3 процентка артуын күрәбез», - дип аңлатты ведомство башлыгы.
БДИ-2023 катнашучыларының 19 проценты биологияне сайлаган, тарих һәм физикадан – 16шар процент, инглиз теленнән – 15 процент, химиядән – 13 процент, рус әдәбиятыннан – 9 процент, географиядән имтиханны 3 процент укучы тапшырачак.
Йомгаклау иншасын (изложениены) уңышлы язучылар дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА-11) кертелә. 2022 елның 7 декабрендә һәм 2023 елның 1 февралендә анда 631 мең кеше катнашты. Инша язучыларның 99,5 проценттан артыгы зачет алды.