Казанда автобус җиңел машинага килеп бәрелгән, машина әйләнеп капланган
Казанда пассажир автобусы җиңел автомобильне бәрдергән. Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте бүген көндез 1 Май урамында 19 нчы йорт каршында булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, пассажир транспорты йөртүчесе юл кырында торган «Лада» машинасына килеп бәрелгән. Көчле бәрелештән соң җиңел автомобиль түбәсенә әйләнеп капланган.
Авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматлар ачыклана.