Чувашиядә сугышчы-интернационалист Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә көрәш турниры булды
Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Минхәйдәр Вәлитов истәлегенә билбау көрәше турниры булды.
Анда «Гөлстан» мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлегенең 1 курс студенты Булат Тумаков үз авырлык категориясендә беренче урынны алды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы ачылышта Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары - Чувашия Республикасының сәламәтлек саклау министры Владимир Степанов, Батыр муниципаль округы башлыгы Рудольф Селиванов, «Чувашия Көрәш федерациясе» төбәк иҗтимагый ошемасы президенты, Батыр муниципаль округы депутаты Ферид Чабатов, Шыгырданның 1нче гомуми белем бирү урта мәктәбе директоры, Батыр муниципаль округы депутаты Гөлсирин Абейдуллова, Шыгырдан территориаль бүлеге башлыгы Минсур Вәлитов катнашты.
«Турнирны Шыгырдан авылында яшәүче Әфганстан сугышы ветераннары оештыра. Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәрвакыт шундый чараларга кулдан килгәнчә өлеш кертә», диелә хәбәрдә.
ярышларда бер үлчәү категориясендә Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле чыгыш ясады, ә көрәшчеләрнең берсенә «иң яхшы алым» өчен мөфтияттән махсус бүләк тапшырылды.