Хезмәт министрлыгы хезмәткәрләр төбәк эчендә күченгән очракта ярдәмне финанслаячак
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы субсидияләр бирүне башка төбәкләрдән күчеп килүче хезмәткәрләргә генә түгел, ә субъект эчендә күченүче хезмәткәрләр өчен дә кертергә тәкъдим итә. Шундый бер хезмәткәргә субсидиянең уртача күләме 260 мең сумнан артып китәчәк. Журналистларга министрлыкның матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр. Бу хакта «РИА Новости» яза.
«Сораштыру мәгълүматлары буенча, 18 меңгә якын кеше үзе яшәгән төбәктә күченү мөмкинлеген карарга әзер. Сораштыру мәгълүматлары Хезмәт министрлыгыннан атна саен алына. Эш бирүчеләр мондый резервны да куллансын, ә белгечләр үз квалификацияләренә туры килә торган эш таба алсын өчен, наймны субсидияләүне бер субъект эчендә күченүгә дә кертергә тәкъдим ителә», – диде хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Аның сүзләрен министрлыкның матбугат хезмәте яза.
Котяков сүзләренчә, бу зур төбәкләр өчен аеруча актуаль, мәсәлән, Красноярск һәм Хабаровск крае, Свердловск өлкәсе һәм башкалар. Министрлыкта ачыклык кертелгәнчә, субсидияләү чиктәш урнашкан муниципаль берәмлекләр өчен генә булмаячак.
Сәнәгать компанияләрнең башка төбәктән җәлеп ителгән һәр кеше өчен 12 минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә субсидия алу мөмкинлеге бар. Ул субсидия иминият взносларына һәм район коэффициентларына арттырыла. Уртача алганда, мондый ярдәм күләме 260 мең сумнан артык тәшкил итә.