Апас районында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»н ачу тантанасы булды
https://tatar-congress.org/
2023 елның 28 февралендә Апас район мәдәният йортында иҗат коллективлары һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары катнашында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»н ачуга багышланган тантаналы чара узды. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.
Кунакларны өй токмачы, борынгы рус ысулы белән кәбестә тозлау, сөлге чигү һәм милли киемнәр тегү, кәрзиннәр үрү, чуваш милли баш киеме элементларын ясау кебек мастер-класслар белән каршы алдылар.
Бәйрәм концертында район мәдәният йортының һәм районның иҗат коллективлары, фольклор коллективлары – «Гармуным моңы – йөрәк җыры» гармунчылар фестивале лауреатлары, 2022 елда Апас районында узган «Ике моң» вокал дуэтлары җырчылар фестивале лауреатлары катнашты.