Тубыл шәһәрендә “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият бәйгесе узды
https://tatar-congress.org/
Тубыл шәһәренең себер татар мәдәнияте үзәгендә традициягә кергән «И туган тел, и матур тел» дип аталган шигърият бәйгесе 30нчы ел үткәрелә. Быелгы бәйрәм чарасы «Туган тел» җыры, матур татар халык биюе белән башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ел саен үткәрелгән бәйгедә балалар бакчаларыннан, мәктәп яшендәге балалар һәм өлкәннәр дә катнашкан. «Тубыл шәһәрендә сәләтле укучылар күп. Быел беренче мәртәбә 7нче мәктәптән, Полуяново мәктәбеннән шигырь яратучылар булды. Мәдәният үзәгендә үткәрелгән бәйгегә Тубыл районының Ворогушино, Санниково мәктәпләреннән килделәр», – дип белдерә мәдәният үзәге хезмәткәре, алып баручы Рузалия Корманалиева.
4-7 яшьтәгеләр арасында беренче урынны Дамир Нигъмәтуллин, икенче урынны Әминә Шәрәфиева, өченче урынны Динара Камалетдинова алды. 8-12 яшьтәгеләрдән беренче урынга Анастасия Хайновск, икенче урынга Хәтидҗә Солтанова, өченче урынга Алмаз Колмәмәтов лаек булды. 13-17 яшьтәге катнашучылар арасында беренче урын Ләйлә Насыйбуллинага, икенче урын Чыңгыз Латыйповка, өченче урын Ләйсән Гарифуллинага бирелде. 30 һәм өлкән яшьтәгеләрдән беренче урынга ветеран укытучы, шагыйрь Сөнгатулла Бекенин, икенче урынга ветеран укытучы Римма Шәрипова лаеклы булды, диелә хәбәрдә.