Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2023

Рөстәм Миңнеханов: Бер ел эчендә «Россия – ислам дөньясы» уннан артык зур чара уздырды

0

Былтыр «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме линиясе буенча дистәдән артык зур чара узды. Алар глобаль көн тәртибеннән һәм цивилизацияләр арасындагы диалог үсешеннән алып, яшьләр арасында элемтәләрне һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга кадәр булган күп төрле өлкәләргә кагылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия –  ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) әгъзалары булган дәүләтләр илчеләре белән очрашуда белдерде.

Чара Мәскәүдәге мәйданда Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашында узды.

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, ел саен «Россия – ислам дөньясы» төркеме әгъзаларының гомуми утырышы уздырыла. Анда үткән айларга нәтиҗәләр ясала. Күптән түгел бу тәҗрибә яңартылган формат алды. Мәсәлән, 2021 елда мондый утырыш Согуд Гарәбстанында узды.

«Быел шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Малайзиягә сәфәренә, һәм Россиянең күзәтүче буларак Ислам конференциясе оешмасына керү нияте барлыгы турында тарихи белдерүенә 20 ел тула. Бу вакыйга илебезнең мөселман дөньясы белән мәдәни-цивилизацияле якынаю процессына башлангыч бирде», – дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

Ул өстәп әйткәнчә, хәзерге вакытта Төркемнең чираттагы утырышын Малайзия мәйданчыгында оештыру эше бара, беренчел килешүләр төзелгән.

«Былтыр Төркем дистәдән артык зур чара үткәрде, аларда глобаль көн тәртибе проблематикасына, цивилизацияләр арасындагы һәм динара диалогны үстерүгә, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен яклауга, гуманитар хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә, яшьләр элемтәләрен һәм алмашуларын үстерүгә, мәгълүмат агымнарын һәм коммуникацияләрне яхшыртуга игътибар бирелде», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында 18-19 майда булачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумына аерым тукталды. 2023 елдан бу вакыйга федераль әһәмияткә ия чара буларак үткәреләчәк.

«KazanForum – Төркем эшчәнлегенең икътисади платформасы. Бу яктан ул уникаль, безнең илдә мондый форум әлегә юк. Бүгенге көндә эшлекле бай программа формалаштырылган», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм барлык катнашучыларны алда торган масштаблы чарада катнашырга чакырды.

«Без сезнең илләрдән иң киң катлам катнашучыларны җәлеп итүдә ярдәмегезгә өметләнәбез. Кунакларның форумның эшлекле программасында катнашуы сәүдә-икътисади, инновацион, гуманитар һәм башка бик күп өлкәләрдә практик җавап кайтаруына ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда Татарстан Рәисе белдергәнчә, бу очрашу Стратегик күзаллау төркеменең гомуми эш нәтиҗәләре буенча фикер алышырга, шулай ук киләчәккә уртак проектларның планнарын һәм перспективаларын билгеләргә ярдәм итәчәк.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о роли несырьевого экспорта в российской экономике


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Певец ЮрКисс заявил, что никогда не хотел совместного трека с Тимати




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


Карен Хачанов

Хачанов проиграл Табило в 1/8 финала «Мастерса» в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

ООН незаметно признала Путина: Сообщено об официальном письме



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России