Белгеч: Җәйгә доллар курсы бер доллар өчен 80-85 сумга җитәргә мөмкин
Җәйгә доллар курсы 80-85 сумга җитәргә мөмкин, дип фаразлыйлар «Арикапитал» инвестиция компаниясендә. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Бу Россиядә бюджет дефициты, шулай ук Россия Федерациясендә сәүдә балансы сальдосының кимүе белән бәйле», — дип аңлата «Арикапитал»ның инвестиция стратегы Сергей Суверов Россия валютасының көчсезләнү сәбәпләрен.
Аның фикеренчә, доллар һәм евро бәясе Үзәк Банк басма станогын эшләтеп җибәргән (бюджет дефицитын акчалата эмиссия хисабына финанслаган) очракта гына йөз сумнан арта ала.