«Татар-информ»да «Апуш» балалар театр студиясе эшчәнлеге турында сөйләшәчәкләр
2022 елда Казан мэры инициативасы белән ачылган «Апуш» татар балалар театр студиясе 13 мартта, 17:00 сәгатьтә, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 1 еллыгын уздырачак.
Шул уңайдан, 13 мартта, 11:00 сәгатьтә «Татмедиа»да (Декабристлар урамы, 2 йорт) матбугат конференциясе уза.
Матбугат очрашуында «Апуш» студиясенең җитәкчесе, сәхнә теле укытучысы, режиссер Алия Фәйзрахманова, Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Ленин исемендәге мәдәният йортындагы студиядә сәхнә теле, актерлык осталыгы педагогы, режиссер Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, «Чулпан» мәдәният үзәгендәге студиядә актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru