Самарада IV «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте бәйгесенә гаризалар кабул ителә
10 мартта IV «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Конкурс 28-30 апрельдә Самара шәһәрендә уза. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Фестиваль-бәйге вокал, нәфис сүз, хореография, музыкаль-инструменталь башкару һәм декоратив-гамәли иҗат номинацияләрендә узачак.
Барлык чыгышлар да татар телендә булырга, музыка коралында уйнаучылар төрле характердагы ике әсәр (берсе – татар композиторыныкы, икенчесе – үзең сайлаган) башкарырга тиеш. Фестиваль вакытында оештыручылар хисабына фото- һәм видеосессия үткәрелә.
«Әйдәгез, безнең, татарларның, күп булуын, аларның илебезнең төрле почмакларында яшәвен күрсәтик әле. Бары тик уртак тырышлык белән генә телебез һәм мәдәниятебезнең сакланып калуына ярдәм итә алачакбыз. Бәйгедә катнашуыгызны сорыйбыз!» - диелә хәбәрдә.
- Фестиваль-бәйгедә катнашу өчен гаризаларны түбәндәге электрон почталар аша җибәрергә мөмкин: enrike.karuzo@ya.ru яки miras.samara@ya.ru (күрсәтелгән почталарның берсенә генә җибәрергә, темада катнашучының исемен күрсәтергә кирәк). Белешмәләр өчен телефон: 8-939-75-89-025.