Иртәгә Татарстанда җепшек кар, көчле җил һәм +7 градус җылы көтелә
Иртәгә, 15 мартта, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы фаразлана. Җепшек кар явар дип көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -1..-6 градус, ә көндез +2..+7 градуска кадәр күтәрелә.
Юлларда урыны белән бозлавык була.