Мамадыш районы башлыгы сәнәгать паркында студентлар өчен экскурсия үткәрде
«Мамадыш политехник көллияте»нең 100гә якын студенты «Вятка» сәнәгать паркында булды. Бу хакта «Нократ» сайтында хәбәр ителә.
Экскурсияне Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов үткәрде. Ул булачак белгечләргә мәйданчык предприятиеләрендә эшләү шартлары, шулай ук үз производстволарын эшләтеп җибәрүнең өстенлекләре турында сөйләде.