ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскиның 407нче гражданнар авиациясе заводында булды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятие Россия авиация техникасын, шул исәптән Ту-134, Як-40, Як-42 самолетларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Моннан тыш, биредә Boeing һәм Airbus чит ил модельләре белән эшләү өчен куәтләр булдырылган.
Искәртик, кичә Минск заводы Казан авиазаводы белән Ту-214 өчен комплектлаучы әйберләр чыгару буенча «юл картасын» имзалады. Читать дальше...