Самараның Иске Ярмәк авылы мәчетенә татар һәм рус телләрендә дини әдәбият бүләк иттеләр
Изге Рамазан аенда Иске Ярмәк авылы мәчетенә Мәскәү мөфтияте Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте ике йөз килограммга якын татар һәм рус телләрендә дини әдәбият китаплары бүләк ителде. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте.
«Ифтар мәҗлесендә ул китапларны халыкка тараттык, аның өчен нәзарәтнең рәисе, баш мөфтие, Шейх Нәфигулла хәзрәт Әшировка, ярдәмчесе Дамир хәзрәт Сахадовка олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Изге Рамазан аенда кылган гамәлләрен Аллаһы Раббым кабул итсә иде», дип яза Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Мөхәммәд-Кәрим.