Антон Силуанов: Россия бюджеты 2,5 триллон сум өстәмә керем алды
Март ахырына Россия бюджеты 2,5 триллион сум күләмендә өстәмә керем алды, дип хәбәр итте Россия финанс министры Антон Силуанов. Министрның «Россия-1» телеканалындагы чыгышының бер өзеген журналист Павел Зарубин телеграмда урнаштырган.
«Бер көн элек кенә казнага өстәмә 2,5 триллион сум керде. Әйе, без нефть-газ керемнәренең бераз кимүен күрәбез, чөнки энергия ресурсларына бәя параметрлары бюджетта салынганнан бераз аерыла», – диде Силуанов. Ул барлык йөкләмәләрнең үтәләчәгенә шикләнмәвен әйтеп узды.
Исегезгә төшерәбез, гыйнвар һәм февраль айларында бюджет дефициты 2 триллион 581 миллиард сум тәшкил итте, ягъни планлаштырылган 2 триллион 925 миллиард сумның 88 процентын тәшкил итте. Мартта дефицит 3,3 триллион сумга кадәр артты. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу хәлне «алдан финанслау» һәм чыгымнарны ел башына күчерү белән аңлата.