Камчаткада җир тетрәү аркасында зыян күрүчеләр юк
Камчаткада җир тетрәү аркасында зыян күрүчеләр юк, дип белдерделәр Камчатка крае Сәламәтлек саклау министрлыгының Telegram-каналында.
«Хәзерге вакытта җир тетрәүдән зыян күрүчеләр юк», диелә Камчатка крае Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми Телеграм каналында. Хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре дәвалау учреждениеләренә зыян килү турында мәгълүмат җыялар, дип өстәделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.