Татарстанда тагын 102 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 102 яңа очрагы ачыкланган – бу бер көн элеккегедән 12 очракка азрак. Стопкоронавирус.рф порталы шул хакта хәбәр итә.
96 кеше терелгән, алты пациент хастаханәгә озатылган.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда бер атна эчендә коронавирус инфекциясен йоктыручылар 13 процентка кимүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде.