«Интерфакс» Владлен Татарскийны үтерүдә шикләнелүченең тоткарлануы хакында хәбәр итте
Санкт-Петербургтагы кафеда булган шартлауда шикләнелүче Дарья Трепованы тоткарлап, Тикшерү комитетына сорау алырга китергәннәр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
«Тикшерүчеләр Трепова кафега Владлен Татарскийның бюсты салынган тартма алып килгән, анда шартлаткыч җайланма урнаштырылган булган дип фаразлый», - диелә хәбәрдә.
Тикшерүчеләрдәге мәгълүматлар буенча, кыз кафега статуэтка салынган тартма алып килгән, анда шартлаткыч җайланма куелган булган.
Әлегә бу мәгълүматны рәсми рәвештә расламадылар.