Казанда «Лада» машинасының йөртүчесе зебрада электр самокатында барган ир-атны бәрдергән
Казанда «Лада» автомобиленең йөртүчесе зебрада электр самокатында барган ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Авария кичә кич Сафиуллин урамындагы 1нче йорт янында булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиленең йөртүчесе җәяүлеләр кичүе буйлап юл аша чыгып барган 26 яшьлек ир-атны бәрдергән.
Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, табиблар ир-атка тиешле ярдәм күрсәткән һәм амбулатор дәвалануга җибәргән.