Атна уртасында Татарстанга яңгыр һәм салкыннар киләчәк
Бу атнада Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә. Атна уртасында гына кайбер районнарда яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада +20 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне дә көндез 15-20 градус, төнлә 0-5 градус фаразлана. Әмма атмосфера фронты һава торышын үзгәртәчәк: төнлә урыны белән яңгырлар булачак.
Пәнҗешәмбе көнне бераз суытачак, төнлә 0-5 градус, көндез 7-12 градус булачак. Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява.
Фаразлауларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшемнәр бик аз булачак. Һава температурасы төнлә -2дән+3 градуска кадәр, ә көндез 7дән 12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.