Татарстан Хөкүмәте гомер озынлыгының 75,03 яшькә кадәр җитүен фаразлый
2025 елга Татарстанда гомернең көтелгән озынлыгы 75,03 яшькә җитәргә тиеш. Татарстан Республикасы Хөкүмәте республикада дәүләт хакимияте органнары эшенең нәтиҗәлелеген һәм халыкның тормыш сыйфатын бәяләүнең шундый индикаторын билгеләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документта күрсәтелгәнчә, 2023 елның дүртенче кварталына индикатор 74,06 яшькә, 2024 елда 74,55 яшькә кадәр җитәргә тиеш.
Тагын бер күрсәткеч – үлүчеләр саны. Агымдагы елның икенче, өченче һәм дүртенче кварталларында күрсәткеч мең кешегә 15 кешедән артмаска тиеш, 2024 елда – 14,5кә кадәр, ә 2025 елда – 13 кешегә кадәр кимүе көтелә.
Чагыштыру өчен: 2021 елда Татарстанда гомер озынлыгы 71,28 ел тәшкил иткән, 2022 елда – 74,58 яшь. Үлем-китем буенча түбәндәге саннар күрсәтелгән: 2021 елда – 15,5, 2022 елда – 11,5.
Шулай ук 2025 елга эшкә яраклы халык арасында үлем саны күрсәткечләре кимергә тиеш (100 мең кешегә 526,5 тән 420 гә кадәр), әмма 1 яшькә кадәрле сабыйлар үлеме буенча күрсәткеч 1 мең балага 4 очрактан (2021 ел) 2025 елга 4,2гә кадәр артачак, диелә фаразда.