Владимир Путин җәза төре буларак мәҗбүри эш билгеләү яшен күтәрде
Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга җәзаның катгыйрак төре урынына мәҗбүри эш билгеләү өчен максималь яшьне арттыру турында закон имзалады. Мәҗбүри эшләргә 65 яшькә кадәрге ир-атлар һәм 60 яшькә кадәрге хатын-кызлар җәлеп ителәчәк. Шул турыдагы документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Тәкъдим авторлары билгеләп үткәнчә, мәҗбүри эшләрнең төп максаты – хаталанган кешегә дөрес юлга басарга ярдәм итү. Алар фикеренчә, мондый төр җәза, режимның йомшаграк булуы ярдәмендә, тоткыннарга җәмгыять белән элемтәләрне сакларга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта, мондый җәза чарасы, закон нигезендә, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнгән яшькә җиткән кешеләргә һәм медицина күрсәтмәләре буенча тулысынча эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарга билгеләнә алмый.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 3 октябрендә Путин пенсия реформасы турында закон имзалады. Россиядә пенсиягә чыгу яше, закон нигезендә, ир-атлар өчен 65 яшькә кадәр һәм хатын-кызлар өчен 60 яшькә кадәр арта.