Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премиясенә гаризалар кабул ителә
3 апрельдән 1 июльгә кадәр Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премияләренә конкурс материаллары кабул ителә. Премия 2021 һәм 2022 еллардагы әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә. «Башинформ»га Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетында шул турыда хәбәр иткәннәр.
Премияләр белән бүләкләүнең төп максаты – Башкортстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә зур өлеш керткән яшь язучыларны, рәссамнарны, артистларны, музыкантларны, архитекторларны һәм режиссерларны бүләкләү.
Премияләргә шәхси рәвештә дә, авторлык коллективы составында да (5 кешедән артык түгел) дәгъва кылырга була. Премия 16 – 35 яшьтәге яшьләргә бирелә.
Премияләр турында нигезләмә, әсәрләргә һәм хезмәтләргә таләпләр Башкортстанның Министрлар Кабинеты карарында күрсәтелгән. Материаллар эш көннәрендә Уфа шәһәре, Аксаков урамы, 2нче йортта кабул ителә.